Әдәби әсәрләр, нәфис сүз, халык аваз иҗаты әсәрләренең әһәмияте гаять зур.

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Әдәби әсәрләр, нәфис сүз, халык аваз иҗаты әсәрләренең әһәмияте гаять зур. Әдәби мирасыбызның бер өлеше булган балалар әдәбияты әсәрләре, халык аваз иҗаты үрнәкләре нәниләрнең логик фикерләү сәләтен үстерә, тирә-юньне танып белергә өйрәтә.

Язучыларыбыз тарафыннан иҗат ителгән серле әкиятләр һәм тәрбияви эчтәлекле хикәяләр, балаларга уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга, әкият геройларының уй-хисләренә, эш-гамәлләренә тиешле, дөрес бәя бирә белергә, мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле,ярдәмчел булырга өйрәтәләр.

Бүген 18 февраль көнне 3нче балалар бакчасында икенче зурлар төркемендә тәрбияче Хаҗинурова Г.Р. А. Алишның “Куян кызы” дигән әкиятен сәхнәлештерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International