23 февраль- Ватанны саклаучылар көне алдынан, безнең Теләче 3 нче балалар бакчасында 18 февраль көнне төрле чаралар үткәрелде. Беренче зурлар төркеменә йөрүче балаларның әтиләре белән бергә ярышулары-үзе бер истә калырлык вакыйга булды. Бу бәйрәмдә гимнастик күнегүләр, төрле эстафета уеннары, биюләр, җырлар үткәрелде. Ә бәйрәм ахрында һәрбер әтигә балалар үз куллары белән эшләнгән бүләкләр, балаларга исә, медальләр тапшырылды.