ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2016 ел
шимбә

19 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якташ язучыбыз күпкырлы талант иясе, СССР һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган юристы, Хезмәт ветераны, Прокуратура ветераны Фәнил Ислам улы Галиев белән очрашу кичәсе булды. Ф.Галиев проза әсәрләре аша яхшы китап укучыларга таныш, ә аның рәссам, шагыйрь, спортчы икәнен күпләр әле дә белми торгандыр. Әлеге очрашуда Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шушы ук мәктәпнең 9 класс укучылары, китапханәчеләр, язучының иҗатын яратучы райондашларыбыз катнашты. Очрашу кичәсендә язучының бүгенге көнгә нәшер ителгән 16 китабы укучылар игътибарына тәкьдим ителде, китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән презентациядә Фәнил Галиевның иҗаты яктыртылды.

Кичәнең иң истә калырлык өлеше Фәнил Галиевның үзенең чыгышы булды. Мондый очрашулар укучыларда якташларыбыз иҗатына карата кызыксыну уяту, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә мөһим чара булып тора.

Олы Мишә урта мәктәбендә 18 нче февраль көнне Әлифба бәйрәме булды. 1нче сентябрь иртәсендә мәктәп бусагасын тәүге нәни дусларыбыз беренче тапкыр атлап кергән бүген бәйрәм җиңүләрен иттеләр. Әйе, хәрефләр тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел эш түгел. Әмма Азалия, Рәфит, Ралинә югалып калмадылар, тырышып өйрәнделәр. Алар хәзер барысы да укый , яза беләләр. Әлифба бәйрәме ул әти-әниләр өчен дә зур тантана, чөнки балаларның ирешкән уңышларында аларның да өлешләре бик зур. Бәйрәм белән сезне дуслар!

Җәмгыять белеме һәм тарих укытучылары Гарифуллина Р.С., Зәйнетдинова Д.Х.укучыларны дәүләт идарә системасы, паламент төзелеше һәм сайлаулар, референдум үткәрү тәртибе белән таныштырдылар. Укучылар үзләренең хокук, бурычларын ачыкладылар.

2016 елның 19 февраль көнендә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре авыр тормышлы һәм социаль яктан куркыныч булган гаиләдәге балалар белән “Семицветик” дип аталган икенче дәресләрен үткәрделәр.

Әлеге дәреснең максаты балаларны бер-берсе белән бердәм булырга һәм берсен берсе аңларга өйрәтү иде.

Татарстан хезмәт базарында эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Эш эзләгәндә гражданнар Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау оешмасы ярдәменә өметләнә ала. Моның өчен Теләче районы халыкны эш белән тәэмин итү һәм үзәгендә эшсезлек буенча теркәлергә статус алырга кирәк. Оешма ихтыяҗ булган белгечлекләр буенча профессиональ әзерлек программалары тәкъдим итәргә әзер. Теләче районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша барлык юнәлешләр буенча укырга мөмкин.

Бу елнын январь аенда эшсез буларак теркәлгән 2 егет - оешма аркылы профессиональ белем алырга ГАОУ СПО «Казан машина төзелеше техникум»ына, «Авыл хужалыгы тракторист - машинисты» белгечлеге буенча, «В С Е F » или категорияләренә укырга җибэрелде.

Туган белән Сезне көнегез ихлас тәбрикләп, иң изге, якты, матур теләкләребезне җиткерәбез: киләчәктә дә бүгенгедәй көчле рухлы, кешелекле, һәм сәламәт бәхетле булыгыз! Сез үзегезне таләпчән, кешелекле җитәкче итеп таныттыгыз. Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгыз чын хезмәт кешесенә – гаделлекне яратучы кешегә генә хас үрнәк юл. Бервакыттада авырлыклардан зарланырга, эшләгән эшләр белән масаерга яратмадыгыз. Шуңа күрә дә без Сезне хөрмәт итәбез, яратабыз. Киләчәктә шатлыкларыгыз күп булсын, гаилә бәхетегез һәрвакыт якты балкысын.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Сезне чын күңелдән белән туган көнегез тәбрик итәбез. Сез һәрвакытта да туган төбәгегез өчен янып яшисез. Нинди генә эшкә алынсагыз да, сынатмыйсыз. Сез көчле ихтыярлы, изге күңелле, мәрхәмәтле, һәрдаим түзем булып, сабырлыкны, акылны алга куеп эш итә белү сыйфатларыгыз белән күпләргә үрнәк шәхес, шуңа күрә дә Сезне олылыйбыз, хөрмәт итәбез.

Алдагы тормышыгыз шатлыклар белән үтсен, сәламәт булыгыз, Фәридә ханым белән матур гомер итегез, балаларыгызның игелеген күрегез, бергә-бергә озак эшләргә, яшәргә язсын.

Совет Муниципаль район, муниципаль район башкарма комитеты.

Бу бәйрәмне без – Гражданнар, Ак Финнар,  Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямыйча кан койган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, аларның рухын яңарту, хәрбиләрне, Ватан сакчыларын, тыныч тормышта фидакарь хезмәт белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләр көне буларак билгеләп үтәбез.

Ватанны саклаучылар көнендә аеруча Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Шулай ук Әфганстанда сугыш уты узган һәркемгә чиксез рәхмәтлебез. Хәрбиләргә дә, киеренке шартларда илебезнең бөтенлеген саклаучы егетләребезнең фидакарьлеге белән ныклыгына да ышанычыбыз зур.


19
февраль, 2016 ел
җомга

2015 елда районның социаль –экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 нче елга бурычлар  турында район башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович чыгыш ясады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер - министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Әхмәтов Марат Готович катнашты  һәм чыгыш ясады.

18 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсенә “Ак калфак” хатын –кызлар  клубына, авылыбызның китап укырга яратучы, уңган – булган хуҗабикәләре җыелды. Китапханәче Мухаметшина Г.И. клубның 2016 елга төзелгән эш планы белән таныштырды. Шулай ук газета-журналларга да күзәтүләр алып барылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International