Очрашу кичәсе булды.

2016 елның 20 феврале, шимбә

19 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якташ язучыбыз күпкырлы талант иясе, СССР һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган юристы, Хезмәт ветераны, Прокуратура ветераны Фәнил Ислам улы Галиев белән очрашу кичәсе булды. Ф.Галиев проза әсәрләре аша яхшы китап укучыларга таныш, ә аның рәссам, шагыйрь, спортчы икәнен күпләр әле дә белми торгандыр. Әлеге очрашуда Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шушы ук мәктәпнең 9 класс укучылары, китапханәчеләр, язучының иҗатын яратучы райондашларыбыз катнашты. Очрашу кичәсендә язучының бүгенге көнгә нәшер ителгән 16 китабы укучылар игътибарына тәкьдим ителде, китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән презентациядә Фәнил Галиевның иҗаты яктыртылды.

Кичәнең иң истә калырлык өлеше Фәнил Галиевның үзенең чыгышы булды. Мондый очрашулар укучыларда якташларыбыз иҗатына карата кызыксыну уяту, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә мөһим чара булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International