Кичә барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентация карадылар, иҗатына багышланган КВН үткәрелде. Әлеге бәйгедә “Соры бүре” һәм “Ала песи” командалары үзара көч сынаштылар. Шулай ук аның танылган шигырьләре, җырлары яңгырады. Укучыларны бигрәк тә шагыйрьнең батыр һәм иҗатка гашыйк булуы җәлеп итте. Укучылар белән бу очрашу моңсу булса да, һәр катнашучы өчен ул файдалы булды.