16 феврельдә Баландыш төп мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогларының профессиональ конкурсы булды.

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бу ярышта  6 өстәмә белем бирү педагогы катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс  3 номинация астында узды: “Минем педагогик кредо” , “Минем  өстәмә гомум белем бирү программам”,  “Өстәмә белем бирү программасына кереш”.   Бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбенең  “Гарәп теле графикасы” түгәрәге җитәкчесе  Сахабиева Люция  Заһид кызы да катнашты һәм ул призлы өченче урынга лаек булды.  Аны  бу уңышы белән кайнар котлыйбыз, алдагы эшендә зур уңышлар телибез.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International