Бөек шагыйребез Г.Тукайның: “Халык зур ул, көчле ул, бөек ул, шагыйрь ул, әдип ул”, – дигән сүзләренә тагын бер кат инанабыз. Күп гасырлар дәвамында тупланып килгән гүзәл җәүһәрләр әдипнең алтын сүзләрен раслый. Газиз туган телем үзенең яшерен хәзинәләрен, байлыкларын ачып бирә.
Хәзерге елларда татар халык иҗаты онытылмаган. Безнең 3нче балалар бакчасында да, төрле бәйрәмнәрдә дә, иҗатта да, көнкүрештә дә без шушы гүзәл җәүһәрләрдән еш файдаланабыз.
Балалар фольклоры – шактый күләмле һәм күпкырлы иҗат. Ул зурлар тарафыннан иҗат ителгән бала багу поэзиясен дә, шулай ук балалар үзләре тудырган сүз-уен сәнгате үрнәкләрен дә эченә ала.
Бала багу фольклорында иң тәүге һәм иң популяр жанр, әлбәттә, бишек җырлары. Аларның төп вазифасы – баланы йоклату, йокыга талдыру. Мавыктыргычлар, юаткычлар да хәзер дә кулланыла. Балалар тормышында иярмешләр, тел көрмәкләндергечләр, эндәшләрне куллану бүген дә очрый.
Балалар иҗатының тагын бер төре --хәрәкәтле уен фольклоры. Монда сүз – текст хәрәкәтле уеннар белән үзара үрелеп килә. Менә шундыйлардан бүген ягъни 17 февраль көнне Сафина Р.К. – музыка җитәкчесе икенче зурлар төркемендә”Почмак алыш”, “Сукыр тәкә”, “Йөзек яшереш”, “Әйлән-бәйлән” уеннарын уйнатты. Бу уеннарны балалар яратып уйнадылар.