16 февраль көнне Баландыш төп мәктәбе базасында “Өстәмә белем бирү педагогы -2016” республика конкурсының район туры булып узды.
Профессиналь осталык конкурсында 6 өстәмә белм бирү педагогы катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар: Баева Зилә Рафаил кызы, Галимзянова Фәния Габдулхак кызы, Касимова Ләйсән Рәкиф кызы, Нигматзянова Ландыш Илсур кызы, Сахабиева Люция Захит кызы, Шаипова Раъно Исам кызы.
Конкурс 3 номинация астында узды: “Минем педагогик кредо” , “Минем өстәмә гомум белем бирү программам”, “Өстәмә белем бирү программасына кереш”. Конкурсның район турында җиңүче итеп өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы билгеләнеп, Республика турына үтте. Шунсы сөендерә һәр катнашучы педагогларыбыз үзләренең эшчәнлекләрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр, кызыклы эшкәртмәләре белән таныштырдылар.