Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Теләче муниципаль районының Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Фарида Мавлетхановна һәм Кече Кибахуҗа авылы җирлеге башлыгы Загидуллин Ирек Галиевич тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар, Мәриям апага иң җылы теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк бирделәр.
Мәриям Гилаз кызы аявсыз булган сугыш елларында урман кисүдә катнашкан. Аннан, куп еллар Колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә Мәриям апа килене һәм оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Аңа алдагы көннәрендә исәнлек-саулык, тынычлык телибез!