2016 елның 10 февралендә Баландыш төп мәктәбе базасында Теләче балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан авыл хуҗалыгы атказанган механизаторы Миңнегали Сафин призына 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышта барлыгы 100 дән артык яшь көрәшче катнашты. Безнең мәктәп укучысы Дәүләтшин Марсель үз авырлыгында беренче урынны алды. Котлыйбыз!! 11- февраль көнне Максабаш мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән “Тукаш” җәмгыятенең хисап җыелышы булып узды. Җыелыш укучыларның концерт номерлары белән башланды.