12-14 февраль көннәрендә Сарманда VII Рәсәйкүләм кышкы спорт уеннарына чаңгычылар сайлап алу максатыннан, чаңгыда йөгерү буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты булып узды. Ярышларда республиканың 20 авыл районыннан командалар катнашты. Теләче районы җыелма командасы составында Гөлнара Мәүләвиева, Зөлфия Салихова, Айгөл Имамиева, Илсур Галимов һәм Фердинант Шәмсиев район данын яклап уңышлы чыгыш ясадылар. Ярыш программасы буенча чаңгычылар классик стиль белән 5 һәм 10 чакрым үттеләр, ирекле стильдә 3 һәм 5 чакрымлы эстафетада катнаштылар.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Чаңгыда классик стильдә йөгерү, ир-атлар һәм хатын-кызлар (102 чаңгычы,18 команда):
1 урын: Саба районы
2 урын: Әгерҗе районы
3 урын: Ютазы районы
Теләче районы командасы:11 урын.
Ирекле стильдә ир-атлар арасында эстафета, (20 команда)
1 урын: Саба районы
2 урын: Ютазы районы
3 урын: Әгерҗе районы
Теләче районы командасы: 9 урын.
Ирекле стильдә хатын-кызлар арасында эстафета, (20 команда)
1 урын: Сарман районы
2 урын: Ютазы районы
3 урын: Саба районы
Теләче районы командасы: 9 урын.
Гомүмкоманда хисабында Теләче районы республиканың 20 авыл командасы арасында лаеклы 9 урынга чыкты.