"IT-чемпион-2015"

2016 елның 14 феврале, якшәмбе

9 февральдә ИннополисУниверситетында "IT-чемпион-2015" республикакүләмконкурсының I һәм II этабыҗиңүчеләренбүләкләүтантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты РөстәмМиңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгарифһәмфән министры ЭнгельФәттаховһәммәгълүматлаштыруһәмэлемтә министры Роман Шайхетдиновкатнашты.

Бүләкләнүчеләр арасында безнең район укучылары да бар.Алар -Теләче мәктәбеннән Шугаепова Фәридә һәм Муртазин Саид,Шәтке мәктәбеннән Хакимова Айсылу,Олы Мәтәскә мәктәбеннән Зәйнетдинова Ләйсирә,Югары Кибәхуҗа мәктәбеннән Шугаепов Ильнур,Сауш мәктәбеннән Рахматуллин Сәйдәш. Алар конкурс кысаларында олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйләделәр, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәттеләр. Конкурс нәтиҗәләребуенчаҗиңүчеләр планшет һәм смартфон беләнбүләкләнделәр.

 "Иң актив мәктәп" номинациясендә  районда иң күп бал җыйган Сауш төп мәктәбенә  Samsung телевизоры тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International