“Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып”

2016 елның 14 феврале, якшәмбе

12 февраль көннеТеләче җирлекара китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып” дип исемләнгән  әдәби кичә оештырылды. Кичәгә Теләче мәктәбе укучылары да чакырылган иде. Бу чара М. Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган сценарий нигезендә укучылар тарафыннан сөйләнгән шигырьләр белән үрелеп барды. Укучылар игътибарына  шулай ук шагыйрь турында презентацияләр тәкъдим ителде. Балалар викторина сорауларына җавап биреп үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр, соңыннан кяздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International