Ел тәрбиячесе -2016.

2016 елның 14 феврале, якшәмбе

 Республикабызда киң колач белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем-тәрбия бирүчеләрнең “Ел тәрбиячесе -2016” һөнәри бәйгеләре бара. Бу бәйгеләрнең әһәмияте шунда: алар тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын үстерәләр, яңалыкка юл күрсәтәләр, нәтиҗәгә ирешү методлары, үзенчәлекле эш алымнары белән таныштыралар. Халкыбыз юкка гына:  “Белгәннәрдән өйрән” димәгән бит ул.

 Районыбызның балалар бакчаларында эшләүчеләр арасында “Ел тәрбиячесе-2016” конкурсының финал өлеше 12 февраль көнне Теләче №2 балалар бакчасында үтте. Бәйгедә барлыгы   6 конкурсант катнашты: Теләченең №2 һәм Теләченең №3 балалар бакчасыннан икешәр, Теләченең №1 белән Шәтке авылы балалар бакчасыннан берәр конкурсант.  Конкурста катнашучыларга  2нче тур сынаулары аша үтәргә туры килде. Беренче турда тәрбиячеләр  үз-үзләре белән “Иҗади презентация” аша таныштырдылар: мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учакларында алып барган эшчәнлекләре, эш тәҗрибәләре турында сөйләделәр. Бу турда җиңү өчен конкурсантларга  оригиналь булудан курыкмыйча,иҗади фикер йөртергә, оста итеп сөйли белүләрен күрсәтергә кирәк иде.    Икенче турда  мастер класслар  күрсәтелде. Болар инде тәрбиячедән яңа технологияләрне, федераль  дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен, сабыйларның яшь үзенчәлекләрен, психологияләрен  белүне, аны эшчәнлектә уңышлы күрсәтүне, иң отышлы алымнарны  башкалар белән дә уртаклашуны сорый торган төп сынаулар иде. Барлык сынаулар нәтиҗәсендә бәйгенең район мәгариф бүлеге җитәкчесе  Карпова Наталья Владимировна  җитәкчелегендәге 5 кешедән торган мәртәбәле   хөкемдарлар төркеме зона ара ярышларда катнашу өчен  Теләченең  1нчы балалар бакчасы педагог-психологы  Хаҗипова Сәйлән Нәгыйм кызын,  Теләченең  2нчы санлы балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфред кызын билгеләделәр. Уңган тәрпбиячеләребез район данын республикакүләм конкурсның   зона ара этабында яклаячаклар. Без барыбызда аларга зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International