Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхетдинов катнашты.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең район укучылары да бар.Алар -Теләче мәктәбеннән Шугаепова Фәридә һәм Муртазин Саид,Шәтке мәктәбеннән Хакимова Айсылу,Олы Мәтәскә мәктәбеннән Зәйнетдинова Ләйсирә,Югары Кибәхуҗа мәктәбеннән Шугаепов Ильнур,Сауш мәктәбеннән Рахматуллин Сәйдәш . Алар конкурс кысаларында олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйләделәр, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр планшет һәм смартфон белән бүләкләнделәр.
"Иң актив мәктәп" номинациясендә районда иң күп бал җыйган Сауш төп мәктәбенә Samsung телевизоры тапшырылды.