Яшел ут-2016.

2016 елның 12 феврале, җомга

 10 февраль көнне Теләченең №3 балалар бакчасы базасында республика күләм “Яшел ут-2016” бәйгесенең  район сайлап алу туры булып үтте.Бәйге ике этаптан торды : теоретик һәм практик өлештән.Теоретик өлештә тәрбиячеләр юл йөрү кагыйдәләрен камил белүләрен күрсәтеп, 20 сораудан торган  имтихан бирделәр .Икенче практик өлештә  конкурста катнашучылар балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча, төрле ысул һәм алымнарын кулланып ,балалар белән оешкан белем бирү эшчәнлегеннән 10-15 минутлык  шөгыль-фрагментлар күрсәттеләр.

  Бу бәйгедә безнең 2нче балалар бакчасыннан  тәрбияче Юсупова Г.Ф.катнашты һәм  иң күп бал җыеп ,җиңүгә иреште. Бу җиңү аңа республика этабында катнашырга  мөмкинлек бирде. Гөлсинә Фаухетдинованы  бу зур уңышы белән котлыйбыз һәм алга таба да һөнәри уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International