6 февраль көнне районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән “Туган җирем- Теләче” дип исемләнгән халык иҗаты фестивале старт алды. Фестивальдә 5 яшьтән 55 яшькә кадәр булган һәм аннан да югары яшьтәге авылдашлар катнашты. Төрле номинацияләрдә чыгыш ясаган үзешчән артистларыбызның чыгышын тамашачы җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде.