10 нче февраль көнне Теләче районы мәдәният йортында Олы Мәтәске авылы җирлегенең иҗат көчләре районыбыныз оешуына 25 ел тулуга багышлап иглан ителгән "Туган җирем -Теләче "район иҗат фестивале кысаларында зур концерт белән чыгыш ясады.

2016 елның 12 феврале, җомга

Концерт программасына кызлар вокаль ансамбле, «Балкыш» бию төркеме,лирик биюләр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эмиль Хузиахметов, Ямбулат авыл клубы каршында эшләп килүче «Умырзая» фольклор коллективының «Яшь киленгэ чишмә юлын күрсәтү» йоласы, хәзергесе көндә  Авиатөзелеш районында 33 нче мәктәптә «Татар җыры» иҗат берләшмәсен җитәкләүче Чулпан Фәйзелгатова, «Йолдызчык» бию төркеме, Татар Дәүләт җыр бию ансамбле солистлары Дамир һәм Голшат Имамиевалар чыгышын тамашачы бик җылы кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International