Бүгенге көндә мәктәпкәчә яштәге балаларны ике телгә дә өйрәтүнең яңа системасы эшләнде. Ул үз максаты итеп теләргә өйрәтү процессында яңа технологияләрне куллануны максат итеп куйды. Төрле телләргә өйрәтүдә заманча технологияләрне куллану ул - әхлаклы кеше тәрбияләү.
Хәзерге көндә милли балалар бакчалары өчен - татар балаларына рус теленә өйрәтү өчен төрле программалар һәм дәреслекләр төзеп бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде. Рус теленә өйрәтүдә, С.Гаффарованың “Изучаем русский язык» программасына нигезләнеп эш алып барыла. Без атнага 3 тапкыр рус теле шөгыле үткәрәбез. Рус телен балалар начар белми.Аңлыйлар, сөйләшергә тырышалар. Рус телендә җырлар да, шигырьләр дә өйрәнәләр.