Кеше гомеренең беренче җиде елы бала үсешендә аеруча җаваплы. Нәниләр һәр нәрсәне йотылып, тирән кызыксынып өйрәнәләр һәм тиз үзләштерәләр. Максатыбыз – туган җирне, туган илне, туган табигатьне, туган телне ярату, аларны өйрәнү һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын белү, аларга ихтирам тәрбияләү. Музыка сәнгате элек-электән үк татар халкында шәхес тәрбияләүдә зур көчкә ия булган. Мондый тәрбия баланың физик һәм рухи үсешенә дә уңай йогынты ясый. Музыка ритмнары астында атлау адымнырының җиңел һәм дөрес булуына, гәүдәне дөрес тотуга уңай тәэсир итә. Җырлаганда балаларның сулыш юллары кинәя, тавышы ныгый.
Билгеле, балаларга музыкаль тәрбия бирүне милли материаллар нигезендә алып барырга кирәклеген барыбыз да беләбез. Балалар тыңлый белергә, ә барыннан да бигрәк, үзләренә аңлаешлы, уңайлы һәм кызыклы булган материалны башкара белергә тиеш. Җыр, бию, уеннар балаларның яшь үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алып сайлау мәҗбүри.
Балалар белән эш итү тулысынча аларның кызыксынучанлыкары аркылы төзелә. 3нче балалар бакчасында музыка дәресләрен Халиуллин Ф.З., Сафина Р.К., Шарифуллина И.И. налар алып баралар. Матур, мавыктыргыч итеп оештырылган музыка дәресләре балаларга шатлык, җылы хисләр бүләк итә, эмоциональ хисләр уята.