7 февраль көнне Олы Мәтәскә авылында хоккей турниры узды.

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Барлыгы 6 команда катнашты: 5 команда Олы Мәтәскәнеке һәм бер команда Ямбулат авылыннан килде. Командалар көчле, уен кызу барды. Авылның җанатарлары да күп килгән иделәр.  Бу көн авыл халкы өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде. Алар өчен  пылау пешерелде, коймак белән чәй эчертелде. Әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә мәдәният хезмәткәрләре дә үз өлешләрен керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International