Алар боз өстендә уза торган спорт төрләре белән таныштылар. Үзләре дә хоккей уйнап, капкага “Гол” кертеп карадылар.
Хоккей уенын мин ошатам,
Тимераякта шуарга яратам.
Әти-әни, дусларымны,
Гел үземә каратам.
Кәшәкәне кысып тотам,
Яратам гол кертергә.
Тирә-якта уйнаучыны
Алдап-юлдап йөртергә.
Үскәч телим зур хоккейда
Тренер булып китәргә.
Максабаш командасын
Гел беренче итәргә. .