Балалар иҗат үзәгенең “Алтын куллар” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Музафарова Сөмбел Юлдаш кызы җитәкчелегендә, “Үз кулларым белән ясалган могҗиза” дигән тема астында кул эшләреннән торган күргәзмә оештырдылар. Күргәзмәдә укучыларның үз куллары белән иҗат иткән төрле материаллардан һәм төрле техника кулланып эшләнгән кызыклы һәм үзенчәлекле иҗади эшләре белән танышырга була иде.