6 февраль кичендә район мәдәният йорты сәхнәсендә Баландыш авылы үзешчәннәре “Туган җирем -Теләче” фестивале кысаларында чыгыш ясадылар. Зур концерт – тамашада балалар да, яшьләр дә, өлкән буын кешеләре дә катнашты. Сәхнәдә туган авыл, туган як темасы өстенлек итте, татар халык җырлырын, милли биюләребезне тамашачы кайнар алкышларга кумде. Тамашабызда, тарих белән бәйләп, язучыларыбыз әсәрләрендә урын алган данлыклы “Теләче базары” куренеше дә урын алды. “Аулак өй”дә егетләр-кызлар гореф-гадәтләрне яңартты. Шулай ук гармунчылар чыгышы да, гаилә ансамбле дә мактауга лаек булды.