6 февраль көнне Балык Бистәсендә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасының финал этабы узды.

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

6 февраль көнне Балык Бистәсендә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасының финал этабы узды. Ярышларның А группасына керүче республиканың 24 муниципаль берәмлеге арасында Теләче районы да бар иде. Мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре спортның 11 төрендә көч сынаштылар: җитәкчеләр арасында чаңгы ярышы, чаңгы эстафетасы, “Күңелле стартлар”, өстәл теннисы, турникта тартылу, шорт-трек, дартс, шахмат, волейбол һәм канат тарту. Теләче районы командасы спорт төрләре буенча түбәндәге призлы урыннарга лаек булды:

“Күңелле стартлар” – 3 урын;

Өстәл теннисы – 3 урын;

Шорт-трек – 3 урын.

Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, 24 команда арасында безнең район 5 урын алды.

1 урын: Актаныш районы,

2 урын: Балык Бистэсе районы,

3 урын: Чирмешән районы.

4 урын: республиканың мәгариф министрлыгы командасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International