Илне сакларга әзер бул!

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Февраль ае «Хәрби- патриотик айлыгы». Шул  уңайдан 5 сыйныф укучылары “Илне сакларга әзер бул!”  темасына  җыен үткәрде. Җыенны, түгәрәкләнеп басып,  бер-берсен сәламләүдән  башладылар. Чара куелган максатларга туры килерлек итеп оештырылды. Укучылар җыенда теләп катнаштылар. Алар сугыш батырлары, герой-пионерлар турында мәгълумат тупладылар, үзләренең уй-фикерләрен җиткерделәр.  Кәгазьдән сугышта катнашкан самолетны тәсфирладылар. Соңыннан нәтиҗә ясалды. Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләнде һәм коллективта дуслык мөнәсәбәтләре ныгытылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International