2016 елның 6 феврале көнне Алан хуҗалыгында 2015 ел эш нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов катнаштылар. Алан хуҗалыгы җитәкчесе һәм хәр тармак буенча белгеч 2015 ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Район башлыгы И.Ф.Зарипов алдынгыларга Мактау грамоталары һәм рәмәт хатлары тапшырды.