2016 елның 31 январендә Алан авыл җирлеге беренчелегенә Алан, Балыклы, Кукчә авылы яшьләре арасында хоккей ярышы булып узды. Ярышта 7 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны авыл яшьләре командасы, 2 урынны Алан урта мәктәбе укучылары, 3 урынны икенче авыл яшьләре командасы алды. Ярышның спонсоры –Алан авылыннан Фазылҗанов Илдар Фәрит улы.
Уен барышын һәркем күтәренке күңел белән күзәтте. Кайнар коймак белән чәй эчеп, тәмле пылаудан авыз итте.
30-31нче январь көнне Базарлы Матакта 2002-2004нче елгы егетләр арасында бильбау көрәше буенча Республика беренчелегенә ярыш үткәрелде. Баландыш төп мәктәбенең укучылары Галимов Д., Заббаров А., Шакиров Н. район җыелма командасы составына кереп , бу ярышта катнаштылар. Үзләренең үлчәү авырлакларында Галимов Д. 3нче, Заббаров А. 4нче урынны яуладылар. Егетләребезне чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз!
Недавно прошёл Республиканский этап XVIII Международного фестиваля «Детство без границ». Ученица 2 – го класса Баландышской основной школы Мубаракшина Ч. заняла I место в номинации «Жемчужина моего края», а ученица 7- го класса Юсупова Р. заняла III место в номинации «Умелые руки от творчества к мастерству». Поздравляем!
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә укучыларга физик тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелә. Дәресләрдән соң укучылар хоккей мәйданчыгында шөгыльләнәләр. Мәктәп янында чаңгы трассасында физкультура дәресләрендә, дәресләрдән соң да чаңгыда шуалар, ярышларга әзерләнәләр.
30 январь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә химия атналыгына йомгак ясалды. Актив укучыларга бүләкләр тапшырылды. Атналык барышында укучылар “Минем булачак профессиям” дигән темага стенгазеталар чыгардылар. 8-10 класс укучылары “Әйләнә- тирәдә химия”, ”Ваннада химия”, “Кухняда химия” һәм башка темаларга презентацияләр эшләп, эшләрен якладылар. 9 класс укучылары белән “Белем үрләренә күтәрелү” темасына химик КВН үткәрделәр. Башлангыч класс укучылары химия кабинетына экскурсия ясадылар һәм кызыклы тәҗрибәләр карадылар. Атналыкта укучыларга фәнне үзләштерүнең кызыклы яклары күрсәтелде.
Профориентация эше бездә нигездә уку – тәрбия, класстан тыш чаралар аша алып барыла. Кичә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе вәкилләре 9-11 сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар. Алар югары уку йортына керү тәртибен, андагы белгечлекләр турында аңлаттылар. Очрашу җанлы, эшлекле үтте.
Бүгенге көндә Баландыш төп мәктәбендә фән олимпиадалары буенча район турында җиңүче укучыларны республика этабына әзерләү эшләре дәвам итә. Бу укучылар мәктәп һәм район данын татар әдәбияты һәм рус теле фәннәре буенча яклаячаклар.
Биредә Теләче, Саба, Питрәч, Әтнә, Балтач, Алексеевск, Кукмара, Мамадыш һәм Балык бистәсе районнарыннан мәктәп директорлары командалары көч сынашты. Безнең район командасы группада 2 нче урын яулады, гомүмкомандалар арасында 4 нче урынга чыкты.
Саба районы командасы 4:1 исәбе белән Теләченең яшь футболчыларны җиңүгә иреште.
Шәтке авылы китапханәсендә "2016 ел - Татарстанда Су саклау зоналары елы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәгә Татарстан сулыклары турында китаплар һәм матбугат материаллары куелды.