Балалар Сталинградны саклаган 200 көн тарихка иң канкойгыч, дәһшәтле көннәр буларак кереп калуын белделәр, бу турыдагы презентацияне гаҗәпләнеп, кызыксынып карадылар, сугышчыларның батырлыкларына сокландылар.
2 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә туган төбәгебезнең бай тарихын, аның горурланырлык язучыларын, данлыклы кешеләре белән танышу уңаеннан “Теләчем-туган районым” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде.
Иң яхшы китап укучылар булып Давлетшина Әлифә, Ногманова Мәдинә, Вафина Резидә, Ногманова Зөлфирә, Галеева Люция апалар, балалардан - Шакурова Алия, Давлетшина Мәрьям, Бросалин Рамил, ә иң актив китап укучылар булып Мингазова Исламия, Мингазова Диләрә, Давлетшина Нәргизә һәм Давлетшина Зилияләр танылдылар. Кичә чәй өстәле артында рухи хәзинәбез - китаплар турында бик җанлы һәм җылы мөнәсәбәттә сөйләшү, фикер алышулар белән үрелеп барды .Соңыннан китап укучыларыбыз Грамота һәм китаплар белән бүләкләнделәр.
Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «2016 ел-кино елы» дигән стенд ясалды. Әлеге стендка татар кинолары турындагы фоторәсемнәр куелды.
Биредә үзешчәннәр концерты булды, оешма җитәкчеләренең 2015 ел йомгаклары буенча чыгышлары тыңланды. Отчетлардан соң район башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл халкын борчыган сорауларга җавап бирде.
Балалар бик теләп килделәр. Рәхәтләнеп, карда тәгәри-тәгәри шудылар. Мондый чараны оештырган өчен рәхмәт әйттеләр.
Шәтке авылы китапханәсендә "Туган ягым - Теләче" дип исемләнгән стенд ясалды. Әлеге стенд Теләче районының 25 еллыгына багышлана. Стендка район турындагы материаллар урнаштырылды.
Ямбулат авылы китапханәсендә "Табигатьнең һәр мизгеле матур" дип исемләнгән табигатькә күзәтү үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан журналлары аша кышкы матурлыкка соклануларын белгерттеләр. Балалар кыш турында кышкы уеннар, яңа ел кунагы - яңа ел чыршысын бизәү, кыш бабай хикмәтләре, кар яву хакындагы мәкальләр белән таныштылар.
Казаклар авылы китапханәсендә «Сез яраткан газет – җурналлар” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде, китап укучылар китапханәгә килә торган матбугат белән таныштылар.
Январь аенда Олы Нырсы китапханәсндә “Китапханә тормышы” дип исемләнгән газета чыгарылды. Газетада китапханә тормышы, үткәрелгән чаралар, китап күргәзмәсе урын алды.