30 гыйнвар көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "2015 ел -Әдәбият елы"нда иң яхшы һәм иң актив китап укучыларны барлау һәм бүләкләү тантанасы булып үтте.

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

30 гыйнвар  көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "2015 ел -Әдәбият елы"нда иң яхшы һәм иң актив китап укучыларны барлау һәм бүләкләү тантанасы булып үтте. Иң яхшы китап укучылар булып Давлетшина Әлифә, Ногманова Мәдинә, Вафина Резидә, Ногманова Зөлфирә, Галеева Люция апалар, балалардан - Шакурова Алия, Давлетшина Мәрьям, Бросалин Рамил, ә иң актив китап укучылар булып Мингазова Исламия, Мингазова Диләрә, Давлетшина Нәргизә һәм Давлетшина Зилияләр танылдылар.   Кичә чәй өстәле артында рухи хәзинәбез - китаплар турында бик җанлы һәм җылы мөнәсәбәттә сөйләшү, фикер алышулар белән үрелеп барды .Соңыннан китап укучыларыбыз Грамота һәм китаплар белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International