2 февраль көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Китап атналыгы" башланды. Яңа кайткан китаплардан, газета-журналлардан, аудио язмалардан күргәзмә куелды һәм үз укучыларын тапты. Китаплар дөньясына син дә күз сал дустым!!!
Хәзерге заманның иң мөһим проблемаларыннан берсе булган сәламәт яшәү рәвеше һәм яман гадәтләр куллануның сәламәтлеккә зыяны турындагы чаралар үткәрү- китапханә эшенең бер юнәлеше булып тора. Шул уңайдан 2 февраль көнне Айдар авылы китапханәчесе тарафыннан 9-11 яшьлек балалар өчен “Бүгенге заман афәте" дигән танып белү сәгате оештырылды. Әлеге чара балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, заман чирләренең колына әверелмичә, аларга нәфрәт белән карауны, тәмәке тарту, алкоголь, наркотик куллануның сәламәтлек дошманнары булуын искәртү максатыннан үткәрелде. Мәгълүматлар шулай ук күрсәтмә материаллар ярдәмендә дә җиткерелде. Чара барышында балалар зарарлы гадәтләр турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.
Теләче җирлекара китапханәсендә якташ язучыларыбызга багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган күргәзмә эшли. Күргәзмәдә Теләче районнан чыккан каләм осталарының иҗаты турындагы альбомнар, фоторәсемнәр, язучыларыбызның әсәрләрен туплаган китаплар урын алган. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк, якташларыбыз иҗаты белән кызыксынучыларны китапханәдә көтеп калабыз.
2нче февраль көнне Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә, аралаша белү күнекмәләрен үстерү, үз гамәлләрең өчен җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан “Тәртипле булырга кирәкме? “дигән темага сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгатендә укучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә "КАМАЗ" авыр йөк автомобильләренең җитештерелә башлавына 40 ел тулу уңаеннан мәктәпкүләм чара үткәрелде. Чарада укучылар география укытучысы Ф.Г.Әскарова җитәкчелегендә "КАМАЗ"ның тарихы, җитештерү үсеше, илебездә һәм дөньяда "КАМАЗ" автомобильләренең тоткан урыны, конкурсларда җиңүләре белән таныштылар.
Районда төзелгән график буенча , 2016 нчы елның 30 гыйнварында, Максабаш мәдәният йортында авыл җыены узды. Җыенның беренче өлешендә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар коллективы килгән кунаклар алдында “Аулак өй” күренешен, укучылар үзләренең биюләрен күрсәттеләр. Алар үзләренең матур чыгышлары белән авылдашларны һәм кунакларны сөендерделәр. Җыенның икенче өлешендә төрле оешмалардан килгән кунаклар, авылыбызның төрле һөнәр ияләре үзләренең эшләренә еллык анализ ясап чыгыш ясадылар.
28 января 2016 года в целях повышения правовой грамотности населения, снижения правонарушений на потребительском рынке в с. Шадки и в с.Абди Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан начальником Арского территориального органа Госалкогольинспекции Республики Татарстан Кадыровым Б.И. и ведущим специалистом-экспертом Каримовой Э.Р. проведен выездной приём граждан населения. На мероприятии участвовали жители сёл, главы и служащие сельских поселений и представители хозяйствующих субъектов.
Әлеге айлыкның төп максаты булып укучыларда туган илеңә һәм Ватаныңа карата патриотик хисләр тәрбияләү тора. Әлеге максаттан мәктәптә түбәндәге чаралар үткәрү планлаштырыла:
Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «2016 ел Татарстанда сулыкларны саклау елы» дигән стенд эшләнде. Әлеге стендка Иске Җөри авылындагы сулыкларныӊ фотолары куелды.
Сталинград янында барган сугышларда немецлар һәм аларның союзниклары барлыгы 1,5 млн кеше югалталар. Сталинград сугышы дөнья тарихында зур роль уйнаган вакыйга. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә класс сәгатьләре үтте.