“Бүгенге заман афәте"

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Хәзерге заманның иң мөһим проблемаларыннан берсе булган сәламәт яшәү рәвеше һәм яман гадәтләр куллануның сәламәтлеккә зыяны турындагы чаралар үткәрү- китапханә эшенең бер юнәлеше булып тора. Шул уңайдан 2 февраль көнне Айдар авылы китапханәчесе тарафыннан 9-11 яшьлек балалар өчен “Бүгенге заман афәте" дигән танып белү сәгате оештырылды. Әлеге чара балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, заман чирләренең колына әверелмичә, аларга нәфрәт белән карауны, тәмәке тарту, алкоголь, наркотик куллануның сәламәтлек дошманнары булуын искәртү максатыннан үткәрелде. Мәгълүматлар шулай ук күрсәтмә материаллар ярдәмендә дә җиткерелде. Чара барышында балалар зарарлы гадәтләр турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International