Авыл җыены.

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Районда төзелгән график буенча , 2016 нчы елның 30 гыйнварында, Максабаш  мәдәният йортында авыл җыены узды.  Җыенның беренче өлешендә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар коллективы килгән кунаклар алдында “Аулак өй” күренешен, укучылар үзләренең биюләрен күрсәттеләр. Алар үзләренең матур чыгышлары белән авылдашларны һәм кунакларны  сөендерделәр. Җыенның икенче өлешендә төрле оешмалардан килгән кунаклар, авылыбызның төрле һөнәр ияләре үзләренең  эшләренә еллык анализ ясап чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International