Традицион рәвештә Олы Нырсы урта мәктәбендә февраль аенда “Хәрби-патриотик айлык” игълан ителә.

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Традицион рәвештә Олы Нырсы урта мәктәбендә февраль аенда “Хәрби-патриотик айлык” игълан ителә. Әлеге айлыкның төп максаты булып укучыларда туган илеңә һәм Ватаныңа карата патриотик хисләр тәрбияләү тора. Әлеге максаттан мәктәптә түбәндәге чаралар үткәрү планлаштырыла:

- 1-11 нче сыйныфларда “Батырлык дәресе”;

- 1-11 нче сыйныфлар арасында хәрби тематикага багышланган рәсемнәр конкурсы;

- “Солдатлар ни турында җырлый?” дип исемләнгән музыкаль бәйге;

- чаңгы ярышлары һәм массакүләм чаңгыларда табигатькә чыгу.

Барыгызга да җиңүләр һәм актив катнашуны теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International