Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «Не бывать в России смуты!» исеме астында Рус дәүләте тарихын искә алу булды. Монда 400 ел элек булган вакыйгалар хәтерләрдә компьютер презентациясе ярдәмендә яңартылды. Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский кебек геройларның батырлыкларын белгәннән соң, балалар аларга охшап Ватан сакчысы булырга теләк белдерделәр.
3 ноябрь конне Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сердәш» халык театры коллективы Аяз Гыйләҗевның «Яра» повесте буенча Мансур Гыйләҗев тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакле белән чыгыш ясадылар.
4 нче ноябрь – халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыклар бердәмлеге буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. 4 нче ноябрь көнне Баландыш мәдәният йортында яшьләр белән бу бәйрәм билгеләп үтелде, әңгәмә корылды һәм презентация каралды.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызнын каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шуны күздә тотып 3 ноябрь көнне Максабаш авылы китапханәчесе Мингазова Лилия газета-журналларга күзәтү үткәрде. Щлеге темага багышланган материаллардан “4 ноябрь- бердәмлек көне” дип исемләнгән папка ачылды.
Бу көнне бөтен дәүләт буенча концертлар, хәйрия акцияләре,күңел ачу чаралары үткәрелә.
3 ноябрьдә Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында да “Туган җирем –Татарстан” исемле бәйрәм иртәсе үтте.Бәйрәм барышында рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М. ,музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияче Галияхметова З.А. җитәкчелегендә балалар рус һәм татар халкының гореф-гадәтләре,милли киемнәре,йолалары белән таныштылар .Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз. Хезмәт вазифагызны башкарганда, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында, сезгә нинди генә төр җинаятьләрне тикшерергә, нинди генә явыз гамәллләргә киртә куярга туры килми. Шуңа да карамастан, сез зур уяулык һәм батырлык үрнәге күрсәтеп, үз хезмәтегезне зур тырышлык һәм намус белән үтәп киләсез. Шуңа да халык сезгә ышана, зур өмет белән карый. Киләчәктә дә хезмәтегезгә тугры калып, үз бурычларыгызны илгә-көнгә зур бирелгәнлек белән башкарырсыз дип ышанып калабыз. Игелекле һәм катлаулы хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.