ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

3нче октябрь көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы базасында “Балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчылык эше” темасына район балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләре өчен семинар-киңәшмә булып үтте.

Семинар-киңәшмәнең беренче өлешендә балалар  белән берлектә рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М., музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияче Галияхметова З.А. җитәкчелегендә “Туган җирем –Татарстан” исемле бәйрәм иртәсе күрсәтелде. Икенче өлештә төп семинар-киңәшмә темасын яктырткан чыгышлар ясалды, ахырдан мәгариф бүлеге мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчылык эшендә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатып үтте, нәтиҗә ясады .

Казаклар авыл китапханәсендә “Сәнгать төне” акциясе булып узды. Монда китап сөючеләр катнашты. Алар шулай ук Олы Кибәхуҗа авылында  А.Гыйләҗевның “Яра” әсәре буенча куелган спектакльне дә карадылар.

Югары Кибәхуҗа авыл мәдәнияте йортының “Балачак” курчак театр-студиясе          4 ноябрь көнне 3 нче театр сезонын башлап җибәрде. Бу көнне Нина Гернт әсәре буенча (Миләүшә Галявиева-Габдрахманова тәрҗемәсе) куелган “Дорофей маҗаралары” премьерасы булды. Тамашада әсәрне тәрҗемә итүче М.Габдрахманова һәм әсәргә көй иҗат иткән Аяз Юскаев та катнашты. Яшь һәм өлкән тамашачы әсәрне яратып кабул итте. 

Көзге каникуллар вакытында Олы Нырсы мәктәбе үзенең эшен туктатмый. Көзге каникулга төзелгән эш планы  буенча төрле чаралар  үткәрелә, 9, 11нчы сыйныф укучылары ТДИ һәм БДИ га әзерләнүләрен дәвам итәләр.

4 ноябрь –Халыклар бердәмлеге көне. Россиядә бу көн 2005 елдан бирле билгеләп утелә. Әлеге бәйрәм безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шушы истәлекле датага багышлап Казаклар авылы китапханәсендә “Без-көчле, бердәм халык” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде һәм аңа күзәтү үткәрелде.

Бердәмлек көне уңаеннан  Баландыш авыл китапханәсендә «Бердәмлек һәм дуслык балалар күзлегеннән» дигән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә 2 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар бердәмлекне ничек күз алдына китерә, шуны сурәтләп рәсем ясадылар. Бик матур рәсемнәр килеп чыкты.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Шушы истәлекле датага багышлап Айдар авылы китапханәсендә  мәгълумати сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды һәм презентация күрсәтелде. “Без-көчле,бердәм халык” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. 

3 ноябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Рузалия тарафыннан мәдәният йортында  үткәрелгән  “Милли горурлык милли бизәкләр аша” дигән тематик кичә халкыбызның борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен искә төшерү һәм балаларга өйрәтү максатыннан оештырылды. Балаларны төрле милләт киемнәре белән таныштырып, бергәләшеп, бердәмлектән ямь табып яшәргә кирәклеге аңлатылды. Борынгы әби-бабаларыбызның нинди генә шартларда көн күрүенә карамастан һәрбер йоланы, бәйрәмнәрне җиренә җиткереп башкарып милләтебезне саклап калулары аңлатылды. Ә балалар үз чиратларында төрле милләт киемнәреннән киенеп үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.

3 нче ноябрьдә Баландыш авылы китапханәсендә “Сәнгать төне” узды. Кунакларыбыз төрле яшьтәге китап укучылар иде. Кайнар коймак белән чәй эчеп, гармун моңына кушылып, яраткан халкыбыз җырларын җырлап, чын мәгънәсендә рухи ял итү булды бу төн.

4 нче ноябрь 2005 нче елдан бирле Рәсәйдә халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы бик бай. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Шушы уңайдан балалар Күкчә авылы китапханәсендә “Күпмилләтле илдә яшибез” темасына рәсем ясау белән шөгыльләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International