2015 елның 5 нче ноябрь көнне «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре районыбызның үзәк ял паркында авыр тормышлы булган гаиләдәге балалар, мөмкинлекләре чикле булган балалар балән табигый материаллардан эшләнгән костюмнардан модалар күрсәтү оештырылды. Әлеге уенның максаты булып балаларның креативлыгын үстерү тора.
3 нче ноябрь көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә «Толерантность - это дружба, труд и уважение» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә яхшылык һәм явызлык, әдәп һәм әхлак турындагы әдәбият, шулай ук төрле караштагы язучыларның толерантлык темасын ачып биргән әсәрләре тәкъдим ителде. Атна буена китапханәгә килүчеләр белән Әдәплелек атнасы, толерантлык һәм кешелеклелек турында аерым әңгәмәләр үткәрелде.
Лесной авылы клубында берләшмәгә йөрүче балалар белән берлектә 28 октябрь көнне “Үз кулларым белән могҗиза ясыйм” дип исемләнгән очрашу уздырдылар. Очрашуга шушы авылда яшәүче пенсионер апа Г.Х. Ибрагимованы да чакырулы иде. Ул балаларны үзе белгән бәйләү серләре белән таныштырды.
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн. Татарстан Республикасы Конституциясе – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун ул. Тарихи күзлектән караганда, кыска гына чор эчендә күп өлкәләрдә республикабыз, шул исәптән, районыбыз ирешкән уңышлар республиканың Төп Канунында беркетелгән тотрыклы икътисадый һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады.Теләче җирлекара китапханәсендә әлеге бәйрәмнәргә багышланган күргәзмә оештырылды.
Халыкның аерым бер мәхәббәт белән яраткан җырчылыры, артистлары, композиторлары була. Иҗат кешесенә булган мондый зур ихтирам әлбәттә халыкның иң талантлы улларына, кызларына гына, анда да бик сирәгенә генә эләгә. Халык шулай ихтирам иткән таланталарның берсе – күренекле композитор, татар опера театрына нигез салучыларның берсе Сара Садыйкова. 1 ноябрьдә Татарстанның атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сара Садыйкованың туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә татарның җырчы сандугачы С.Садыйкованың иҗатына, тормыш юлына багышланган китап күргәзмәсе эшләнде.
Соңгы елларда илдә терроризм киң тарала башлады. Бу темага китапханәдә бик күп сөйләшүләр алып барыла, стендлар һәм папкалар эшләнә. 3 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә балалар белән чираттагы очрашу оештырылды. Бу чарада авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А та катнашты. Ул укучыларга терроризмның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында аңлатты. Урамда шикле кешеләр күренсә хәбәр итәргә кушты. Китапханәче эшләнгән папкалар белән таныштырды.