5 ноября 2015 года педагог-психолог Отделения социальной помощи семье и детям Государственного автономного учреждения социального обслуживания «Комплексный центр социального обслуживания населения «Родник» Министерства труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан в Тюлячинском муниципальном районе» провела групповое занятие в Шадкинской средней общеобразовательной школе под названием «Здоровье-это основа счастья!». В данном занятии использовался метод арт-терапии, куда входит игротерапия, сказкотерапия и танцтерапия.
В занятии принимали участие ученики 8-11 классов. Ученики остались очень довольны.
7 ноябрь көнне Биектау районының «Биектау» спортзалында 1998-2000 елгы егетләр арасында 8 тапкыр Россия һәм Татарстан чемпионы Данил Галиев истәлегенә багышланган татар-башкорт корәше буенча турнир үткәрелде. Барысы 10 команда, 120 спортчы катнашкан әлеге турнирда безнең район укучылары да чыгыш ясады.
Гомуми команда нәтиҗәләре:
1 урын – Биектау
2 урын – Түбән Кама
3 урын - Арча
2 ноябрьдән-8 ноябрьгә кадәр, 7 көн дәвамында Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында "Каенкай" лагеры эшләде. Әлеге лагерда 20 укучы ял итте. Укучылар имтихан тапшырасы фәннәрдән белемнәрен ныгыттылар, буш вакытларында төрле уеннар уйнадылар. Лагерь кыска гына вакытка оештырылса да, укучыларга бик ошады. Көзге каникул укучылар өчен бик файдалы үтте.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан без балалар белән бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштык. Дуслык, бердәмлек, ярдәм итү турында әңгәмә кордык, ә ахырдан төзү материаллары ярдәмендә тарихи биналар төзедек.
30 октябрь көнне Казанның 133 номерлы мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен уздырылган семинарда мәктәбебезнең яшь укытучысы Шәкүрова Айгөл дә катнашты. Семинарда ФДББС кертү шартларында башлангыч сыйныфларда укыту мәсьәләләре каралды.
Бүген Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Максабаш авылы китапханәсендә булып кайттылар. Экскурсия барышында китапханәче Минһаҗева Лилия укучыларны китапларның тарихы белән таныштырды, укучыларга китап уку серләрен төшендерде.
Көзге каникул чорында Олы Нырсы урта мәктәбе каршында “Кояшкай”мәктәпъяны сәламәтләндерү лагеры оештырылды. Анда 20 укучы ял итте. Лагерь программасы коммуникатив, иҗади эш алымнары, физик һәм коррекцон күнегүләр аша оештырылды. Төрле формалы, эчтәлекле чаралар аша лагерь коллективы укучыларның уңай сыйфатларын алга чыгарып, аларны үстерделәр, лидерлыкка омтылыш уятттылар. Әти-әниләр дә, көзге каникулда, укучыларның яллары турында уңай фикердә.
5-6 ноябрь көнне «Батыр» спорткомплексында 1999-2000 елда туган егетләр арасында волейбол буенча республика беренчелеге булып үтте. 14 районнан барлыгы 148 яшь волейболчы катнашты. Уеннар «Батыр» спортзалында һәм район мәдәният спортзалында үткәрелде.
Жиңүчеләргә грамота һәм медальләр, ә 1 урынны яулаучы командага Кубок та тапшырылды. Ярышларның ин яхшы уенчысы дип Баулы районыннан Каюмов Адель танылды.
3 ноября 2015года в СПК «Зилант» прошло открытое Первенство Кукморского района по волейболу среди девушек 2003-2004г.р. В соревнованиях приняли участие 5 команд: Зилант, Тюлячи, Яныль, Балтаси, Поч-Сутер. Победителем стала команда Зилант, на втором месте- Поч.Сутер, на третьем-Яныль. Победители и призеры соревнований были награждены грамотами и медалями, а лучшие игроки подарками.
Команда девушек из Шадкинской СОШ заняла 4 место. Тренер-преподаватель: Габделхаев Рашит Хазинурович.
Бүген без Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы белән берлектә " Алтын көз" бәйрәме үткәрдек. Бакча балалары мәктәпкә кунакка керде. Иң беренче бакча балалары укучы абый-апаларына көз турында шигырьләр сөйләп һәм җыр җырлап күрсәттеләр. Аннан соң мәктәп укучылары үзләренең матур һөнәрләрен күрсәттеләр: көз турында шигырь дә сөйләделәр, көз турында русча җырлар җырладылар һәм берсеннән-берсе матур биюләр биеделәр. Иң ахырдан балаларга көз кызы алып килгән тәмле күчтәнәчләр өләшенде.