ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Шәтке авылы китапханәсендә 3 ноябрь көнне 19.00 сәг.- 22.00 сәг. кадәр, "Сәнгать төне" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Китапханәдә сәнгать төне" дигән кичә үткәрелде. Бу акция барлык мәдәният учакларын берләштерә, аларның һәрберсе тамашачыга үзенең кызыклы программасын тәкъдим итәргә тырыша. Шәтке авылы китапханәсендә дә китап укучылар  үзләренең иҗади тырышлыкларын сынап карарга җыелдылар. Кичә түбәндәге программа буенча барды.
        1. Китапханә буйлап экскурсия -19.00-19.30.
        2. Түләүсез интернет -19.30-20.00.
        3. "Шигырь язабыз" дигән конкурс (китап укучылар үзләрен шагыйрь ролендә тойдылар) -20.00-21.00.
        4. Әдәби коктейль( мәдәният йортында чәй һәм кофе өстәле) -21.00-22.00.
7 нче ноябрь көнне Алан авылы мәдәният йортында "Моңнар кайтсын авылга" фестиваль-конкурсында Олы Мәтәскә мәдәният йортыннан узешчәннәребез Илзирә Валиуллина, Рәфилә һәм Инзилә Камалиевалар катнашып диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.
Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре  Низамова Сөмбел һәм Назипова Миләүшә  "Уятмакчы булсаң, халык күңелләрен" дигән фестивальгә әзерлек эшләре алып баралар. Берләшмәгә йөрүче балалар белән биюләр өйрәнелде, сценарий төзелде, сәхнәне бизәү эшләре башланды.

 4 ноябрь – Бердәмлек көне уңаеннан Ачы мәдәният йортында  балалар белән рәсем конкурсы оештырылды. Конкурста катнашкан һәр балага ахырдан бүләкләр тапшырылды.

 Районыбызда «Уятмакчы булсаң халык куңелләрен» дип исемләнгән фестивальгә старт бирелде. Аны Айдар җирлеге узешчәннәре башлап җибәрде. Фестиваль үз эченә авыл халкы көче белән оештырылган концерт программасын һәм фольклор күренешне күрсәтүне бурыч итеп куйган иде. Айдар авыл җирлегенә кергән Айдар мәдәният йортында әлеге чара күтәренке рухта  узды. Катнашучылар арасында яше- карты һәм балаларның чыгышы әзерләнде. Айдар авылының тамашачысы да бәйрәм- чараларга зур теләк белән йөри. Бәйрәм көннәренә туры килү дә, әлеге бәйрәмне зур чарага әверелдерде.
6 ноябрь көнне Әбде мәдәният  йортында  караоке- кичә үткәрелде. Кичәдә туган якка , туган авылга , якын дусларга багышланган җырлар башкарылды. Кичә азагында Дима Семёнов үзенең җырларын башкарды

 5 ноябрь көнне Әбде мәдәният йортында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен " дигән фестиваль конкурска  әзерлек репетицияләре уздырылды.

Һәр атна дүшәмбе көнне узып киткән атнага йомгак  ясау,нәтиҗә чыгару,унышларны билгеләү, кисәтүләр ясау өчен иртәнге линейка уздырыла.  Баландыш  төп мәктәбендә бу  атнанын линейкасында  укучылар 2 нче чиректә булачак контроль эшләр, район күләмендә үткәреләчәк олимпиадалар графигы белән таныштырылды.

Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш?  Ул балаларга аң-белем бирүче,  тәрбияче.  Укытучы, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, төпле белемле итүче. Моның өчен укытучы   тагын да эзләнергә, белемнәрен  камилләштерергә  тиеш. Укытучы тирән белемле һәм методик әзерлекле булу өчен  үзенең белемен күтәрү өстендә эшләргә, газета – журналлар укырга  да тиеш. Безнең укытучылар “Теләче” район газетасына, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” профессиональ журналларга язылдылар. Бу аларга заман таләпләренә туры килгән дәресләр әзерләүдә, балаларны дөрес итеп тәрбияләүдә булышыр.

  5 ноябрь көнне  район  мәдәният йортында,  мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сердәш» халык театры коллективы Аяз Гыйләҗевның «Яра» повесте буенча Мансур Гыйләҗев тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакле белән чыгыш ясадылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International