Шәтке авылы китапханәсендә 3 ноябрь көнне 19.00 сәг.- 22.00 сәг. кадәр, "Сәнгать төне" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Китапханәдә сәнгать төне" дигән кичә үткәрелде.

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
Шәтке авылы китапханәсендә 3 ноябрь көнне 19.00 сәг.- 22.00 сәг. кадәр, "Сәнгать төне" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Китапханәдә сәнгать төне" дигән кичә үткәрелде. Бу акция барлык мәдәният учакларын берләштерә, аларның һәрберсе тамашачыга үзенең кызыклы программасын тәкъдим итәргә тырыша. Шәтке авылы китапханәсендә дә китап укучылар  үзләренең иҗади тырышлыкларын сынап карарга җыелдылар. Кичә түбәндәге программа буенча барды.
        1. Китапханә буйлап экскурсия -19.00-19.30.
        2. Түләүсез интернет -19.30-20.00.
        3. "Шигырь язабыз" дигән конкурс (китап укучылар үзләрен шагыйрь ролендә тойдылар) -20.00-21.00.
        4. Әдәби коктейль( мәдәният йортында чәй һәм кофе өстәле) -21.00-22.00.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International