Бүген без Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы белән берлектә " Алтын көз" бәйрәме үткәрдек. Бакча балалары мәктәпкә кунакка керде. Иң беренче бакча балалары укучы абый-апаларына көз турында шигырьләр сөйләп һәм җыр җырлап күрсәттеләр. Аннан соң мәктәп укучылары үзләренең матур һөнәрләрен күрсәттеләр: көз турында шигырь дә сөйләделәр, көз турында русча җырлар җырладылар һәм берсеннән-берсе матур биюләр биеделәр. Иң ахырдан балаларга көз кызы алып килгән тәмле күчтәнәчләр өләшенде.