5-6 ноябрь көнне «Батыр» спорткомплексында 1999-2000 елда туган егетләр арасында волейбол буенча республика беренчелеге булып үтте. 14 районнан барлыгы 148 яшь волейболчы катнашты. Уеннар «Батыр» спортзалында һәм район мәдәният спортзалында үткәрелде.
Жиңүчеләргә грамота һәм медальләр, ә 1 урынны яулаучы командага Кубок та тапшырылды. Ярышларның ин яхшы уенчысы дип Баулы районыннан Каюмов Адель танылды.