Халыкның аерым бер мәхәббәт белән яраткан җырчылыры, артистлары, композиторлары була.

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Халыкның аерым бер мәхәббәт белән яраткан җырчылыры, артистлары, композиторлары була. Иҗат кешесенә булган мондый зур ихтирам әлбәттә халыкның иң талантлы улларына, кызларына гына, анда да бик сирәгенә генә эләгә. Халык шулай ихтирам иткән таланталарның берсе – күренекле композитор, татар опера театрына нигез салучыларның берсе Сара Садыйкова. 1 ноябрьдә Татарстанның атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр,  Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сара Садыйкованың туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә татарның җырчы сандугачы С.Садыйкованың иҗатына, тормыш юлына багышланган китап күргәзмәсе эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International