ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2015 ел
шимбә

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Барлык казанышларыбыз - тармак ветераннарының, хезмәткәрләренең, юл төзелеше оешмалары җитәкчеләренең югары профессиональлеге нәтиҗәсе. Сез фидакарь хезмәтегез белән автомобиль юллары төзелешенә һәм аларны карап тотуга лаеклы өлеш кертәсез. Лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, уңышлар һәм гөрләп алга баруыгызны телим! 

Мәктәп укучылары өчен бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этабы төгәлләнде. Олы Нырсы урта мәктәбендә барлык олимпиадалар да үз вакытында үтте, укучылар әлеге олимпиадаларда бик теләп катнаштылар. Барлык фән олимпиадаларының да җиңүчеләре һәм призерлары билгеле. Укучыларның белемнәрен сынап карау әле моның белән генә бетми. Бүген, ягъни 16 нчы октябрь көнне, олимпиадаларның яңа этабы – республика олимпиадалары башланып китте. Әлеге юнәлештә Олы Нырсы урта мәктәбендә беренче олимпиада рус теленнән узды.

1552 нче елда Ватаныбыз остенэ коточкыч афэт килгэн. Татар халкы тарихында Казан яулап алынган элеге кон - Хэтер коне итеп билгелэп утелэ.  Казан ханлыгы, татар халкынын батырлыгы турында укучыларга бик эчтэлекле итеп сойлэнелде. Укучыларга шулай ук Казан ханлыгы, анын ничек жимерелуе, Соембикэ ханбикэ хакында язылган китаплар кургэзмэсе тэкъдим ителде.
“Җиргә башыңны и, аннан икмәк исе килә” исемле күргәзмә эшләнде. Балалар белән икмәкнең табынга килеп җитәе өчен күпме тырышлык куярга кирәклеге, агроном, комбайнер, ындыр табагында эшләүчеләрнең хезмәте никадәрле авыр икәнлеге турында әңгәмә булды. Бу сөйләшү балаларда игенче хезмәтен сайларга теләк уятты.
 14 октябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йорты директоры Габдуллина Флера  белән китапханәче Галимуллина  Кәүсәрия  «Хәтер көне» уңаеннан "Ул көннәр мәңге онытылмас" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Әлеге кичәдә балалар белән репрессия корбаннарын искә алып, өлкән яшьтәге Хакимова Вәҗихә апа  очрашу булып узды.
Алар безгә сугыш вакытындагы авыр балачак еллары турында сөйләделәр. Хәзерге тыныч ,матур тормышыбыз белән без бары тик аларга гына бурычлы.
План нигезендә, бәйрәм барышындагы күренешләрне, катнашучылар белән аерым эшләүләр күзәтелә. Бәйрәм эчтәлекле һәм онытылмас матур хатирәләр калдырсын өчен катнашучыларның рептицияләргә өзлексез йөрүеннән дә тора. Айдар мәдәният йортында да булачак "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дип аталган фестивальгә катнашучылар яратып һәм теләп йөриләр. 
Шул уңайдан бүген Максабаш балалар бакчасында  “Без тарихта эзлебез” дигән темага әңгәмә булып үтте. Балалар тарих битләре буйлап кечкенә генә сәяхәт ясадылар, күп гасырлар элек булган вакыйгалар белән таныштылар, Хәтер көнен билгеләп үтүнең сәбәпләре белән таныштылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Бу датаны онытмаска дип “хәтер сандыкларына ” салып куйдылар.

Безнен Олы Мэтэскэ балалар бакчасында балалар саф хавага чыгуны бик яраталар. Алар саф хавага чыгып табигатьне кузэтэлэр, хэрэкэтле уеннар уйныйлар, чиста-саф хаваны сулыйлар. Болар барсыда бала сэламэтлеге очен файдалы.

14 октябрь көнне Җәнәй башлангыч мәктәбендә “Уңыш бәйрәме” үткәрелде. Көз бәйрәмендә укучылар “Яшелчәләр” һәм “Җиләк-җимеш” командаларына бүленеп ярыштылар. Укучылар көз турында матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар, яшелчәләрдән, чәчәкләрдән төрле композицияләр ясадылар. Баширова Иркә яфраклар белән үзенең матур биюен биеде. Конкурс нәтиҗәләре буенча ике команда да җиңүче булды.  Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар, чәй табыны янында сый-нигъмәтләр белән сыйландылар.  Бәйрәм күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International