Аларга төрле шикле кешеләр күренсә яки шикле предметлар тапсалар кичекмәстән полициягә шалтыратырга кирәклеге турына әйтелде.
Һәр укучы үз вазифасын төгәл башкарды, үз кабинетларының иң чиста булуында үзләреннән зур өлеш керттеләр. Тырышлыкның нәтиҗәсе һәрвакыт күренә, барлык кабинетлар да чиста.
Югары Кибәхуҗа мәдәният йортының “Балачак” курчак театр – студиясе артистлары Н.Гернетның “Дорофей маҗаралары” әсәрен сәхнәләштереп, балаларның Республика курчак театры “Иделкәем” фестиваленә әзерләнә башлады.
Көз-кешегә иҗат итү өчен менә дигән вакыт. Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар да үзләренең әти-әниләре белән көзге яшелчәләрдән төрле кул эшләре ясаганнар. Ел саен уздырылучы бу конкурста әти-әниләр бик теләп катнашалар, менә быел да аларның фантазияләренә чик юк.
Көз – иҗат итү өчен иң кулай вакыт. Табигый материалларның күптөрлелеге, балаларга иҗади сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр бирә. Балалар бакчада гына түгел, өйдә әти-әниләре белән бергәлектә дә эшли алалар. Шәтке балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән бергәлектә, көзге нигъмәтләрдән күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар үзләренең эшләрен җиләк-җимешләр, яшелчәләрдән ясаганнар иде. Балаларыбызга бу конкурс бик ошады,барлык әти-әниләргә олы рәхмәтебезне җиткереп ,алга таба да бергә,бердәм булып эшләргә язсын дигән теләктә калабыз.