Армиягә бару һәр егетнең изге бурычы. Көзге чакырылышка Ямбулат авылыннан да егетебез Илнур Шавалиев армиягә китә. 17 октябрь көнне Ямбулат авыл клубында аны армия сафларына озату кичәсе уздырылды. Зал тулы иде. Концертны тамашачы бик яратып карады. Армияга китүче егетебезне котларга җирле узидарә рәисе һәм күмәк хуҗалык рәиседә килгән иде.