Көз бүләкләре.

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

 Көз – иҗат итү өчен иң кулай вакыт. Табигый материалларның күптөрлелеге, балаларга иҗади сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр бирә. Балалар бакчада гына түгел, өйдә әти-әниләре белән бергәлектә дә эшли алалар. Шәтке балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән бергәлектә, көзге нигъмәтләрдән күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар үзләренең эшләрен җиләк-җимешләр, яшелчәләрдән  ясаганнар иде. Балаларыбызга бу конкурс бик ошады,барлык әти-әниләргә олы рәхмәтебезне җиткереп ,алга таба да бергә,бердәм булып эшләргә язсын дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International