17 октябрь көнне Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең III җәйге спартакиадасы булды. Мәктәбебезнең Баландыш төп мәктәбенең физкультура укытучысы Заббаров А.Ф. бадминтон буенча I урынны алды. Хезмәткәребезне чын күңелдән чираттагы җиңүе белән котлыйбыз!
Көз- үзенчә матур ел фасылы. Бу уңайдан безнең бакчабызда “Көзге муллык” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Һәр группада да, әти-әниләр ярдәме белән, табигый материаллардан кул эшлэнмэлэре (поделка) ясалды.
Олы яшьтәге китап укучылар Казан ханлыгы, Болгар шәһәре турында күп кенә тарихи мәгълүмат белделәр, борынгы гореф-гадәтләрне искә алдылар, китап кургәзмәсе белән таныштылар.