18 нче октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Парлы ялгыз”, “Мәхәббәттә гөнаһ бар”, ”Сәвилә”, “Ак торна каргышы” китаплары аша таныш булган язучы Нәбирә Гыйматдинованың туган көне уңаеннан “Поэтик проза остасы” исемле күргәзмә куелды.

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

 18 нче октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә   “Парлы ялгыз”, “Мәхәббәттә гөнаһ бар”, ”Сәвилә”, “Ак торна каргышы” китаплары аша таныш булган язучы Нәбирә Гыйматдинованың туган көне уңаеннан “Поэтик проза остасы” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен мавыктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгыять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы.  Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International