Хәзерге вакытта балалар өчен бик күп журналлар нәшер ителә. Китапхнәдә балалар «Салават күпере», «Ялкын», «Непоседа», «Мәйдан» журналлары белән якыннан таныша, аларны өйгә алып укый да алалар.
Максабаш башлангыч мәктәбе укучыларының иң яраткан түгәрәкләре “Бадминтон”. Укучылар түгәрәккә бик теләп атнага 3 тапкыр киләләр. Бу түгәрәкне Нәҗметдинов Әсхәт абый үткәрә. Түгәрәкнең максаты: укучыларны бадминтон уйнарга өйрәтү, осталыкларын арттыру, спортка мәхәббәт һәм үзара дуслык тәрбияләү.
Көз муллык алып килә. Игенчеләр тырышып-тырышып иген үстерделәр. Без яратып ашый торган берсеннән-берсе тәмле, печенье,вафли, тагын әллә нинди төрле-төрле камыр ризыклары барысы да басуда үскән игеннән әзерләнә. Шулай да бу татлы ризыклар арасыннан иң-иң тәмлесе ипи! Ипи кайдан барлыкка килгәнен өйрәндек бүген. Бүген Олы Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Ипи-бар нәрсәгә баш” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте.
Анда укучылар китапханәченең эше белэн таныштылар, узлэрен кызыксындырган сорауларга жавап таптылар. Ахырдан узлэрен китапханэче урынына куеп бер-берсенэ китаплар бирделэр.
Дәреснең максаты сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә һәм инвалидларга карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру. Дәрестә һәр укучы инвалидларга карата үзендә сабырлык, хөрмәт сыйфатлары булдыру кирәклеген аңлады.